tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсәкәйдә  “Алтын көз – 2025” гөрләде
Әсәкәйдә  “Алтын көз – 2025” гөрләде

Әсәкәйдә  “Алтын көз – 2025” гөрләде

“Бүгенге көндә татар мәдәниятын саклау һәм яңадан торгызу”. Татарлыкны саклау – кече яшьтән тәрбияләнә. Моңа мисал –  Әсәкәй районында “Алтын көз” дип исемләнгән 19 нче тапкыр узган балалар фестивале. Анда төбәкнең дүрт  районыннан  килгән 100 артык кечкенә артистлар катнаша.Төп оештыручыларга килгәндә алар шушы район халкы: Әсәкәй районының мәдәният бүлеге, мәдәният йорты, эшмәкәрләр  һәм җирле татар мөхтәрияте.Җыр-биюдән тыш фестивальдә күргәзмәләр дә тәкъдим ителде.

Әйе,балалар үзара татар халык көйләрен, биюләрен башкаруда, татар шагыйрьләренең әсәрләрен яттан сөйләү осталыгында көч сынаша.

Зәйтүнә Вәлишина   –  “Алтын көз” фестивале проекты авторы.

“Әлеге елны катнашучылар күбрәк телгә игътибар иттеләр, шунысы куанычлы.Сәхнәдән М.Җәлил, Г.Тукай шигырьләре яңгырады, А.Алиш әсәрләрен сәхнәләштергәннәр.

“Алтын көз” фестивален – сан  ягыннан да иң саллысы булган  төркемнәр – “Кояшкай” балалар бакчасыннан  нәниләр ачты.Нәниләр А.Алишның “Каз белән аккош” әсәрен сәхнәләштергән. Кечкенә артистлар  җыр белән биюдә зур осталыкларын күрсәтте.

Әлеге фестивальнең кыйммәте дә шунда: өлкәнең төрле районнарында яшәүче татар балаларын берләштерү.

Бу бәйрәм – Әсәкәй районындагы бер дистәгә якын татар авылларында 12 меңләп яшәгән халыкның үз гореф-гадәтләренә тугры булып калуына тагын бер мисал. Иске Мөкмин  авыл мәктәбендә балалар азайса да, бәйгеләрдә барысын да катнаштырырга тырыша мәдәният йорты мөдире Гөлфия Шәйморатова. Барлыгы 13 укучысы булган уку йортының, 11  А.Алишның “Койрыклар” әсәрен сәхнәләштереп, беренче урынга лаек булды.

Сәхнәдән көзне җыр-моң аша зурладылар. Ә фойеда бакча уңышлары белән. Мәсәлән, шул ук Иске Мөкмин  авылы бакчасында үскән муллык көзге аланны хәтерләтте.

Әсәкәйдән  даими катнашучы Илнар Мөхәммәтҗанов аягы сынуга карамастан, сәхнәдә. Бу юлы егет сеңлесе Сильвия белән чыкты.

Фестиваль географиясе киңәя бара. Ел саен монда яңадан-яңа авыллар тартыла.

Матвеевка районы  Иске Котлемәт мәктәбенең “Яз гөле” мода театрына йөрүчеләр үзләренең 6 нчы коллекциясен күрсәтте. Алар күлмәк, калфакларын хезмәт дәресләрендә тегәләр.Кызлар күп конкурсларның лауреатлары.

Жюри әгъзаларын яшь талантлар  сөендерде һәм аларга иң яхшы җырчы-биючене сайлап алу җиңел булмый. Катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады. Дипломнар белән бергә саллы  бүләкләр дә тапшырдылар.

Гран-прига күршеләр лаеклы булды. Пономаревка районының Нәүрүз  авылыннан килгән Айсылу  Ибәтуллина Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме”н ишеттерде.

Фестиваль  – меценатлык белән мәдәниятнең хезмәттәшлек үрнәге. Милләтне ныгыту, балаларны барлау, аларның күңелендә яктылык орлыгын үстерү – боларны барысын да көзге моң берләштерде.

Алда – 2026 елда  зурлар белән бергә балалар да катнаша торган “Ак хисләр” фестивале.

Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан  Фирүзә Әбсәламова 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*