Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында Кулаткы укулары узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашында узды.
“Кулаткы укулары”нда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Туктар улы Рәхимов сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының медаллярен, рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Ульяновск өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр.