Казанның «Курган» зират комплексында Татарстанның халык шагыйре, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевка һәйкәл ачылышы булды. Биредә аның якыннары, республика парламенты вәкилләре, җырчылар һәм Язучылар берлеге әгъзалары катнашты. Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова Разил Вәлиевның иҗади мирасы хакында фикерләре белән уртаклашып китте.
«Минемчә, аның җаны безнең арада, безнең мәдәниятта һәм әдәбиятта. Разил Вәлиевның иҗаты гасырлар буена сакланырга тиеш. Шуңа күрә дә бу аерым юнәлеш, дип исәплим. Кешеләрнең хәтере кыска… Әдәби иҗат мирасы – ул коры сүзләр генә түгел, ә рухи зиннәтле байлык беренче чиратта. Рәзил абыйның иҗаты мәңгелек булсын һәм киләчәктә дә яңгырап торсын иде», – дип ассызыклады «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Ирада Әюпова.
Хәтер мәрасимен алып баручы Разил Вәлиев гомеренең соңгы елларында эшләвен телгә алып сүзне, «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова тапшырган иде. Ул исә хезмәттәшенең балаларга күрсәтелгән программаларны әзерләүдә дә катнашуын әйтеп узды.
«Разил абый «ШАЯН ТВ» телеканалында зәңгәр экраннарга чыккан бөтен тапшыруларны да белә, карап бара торган иде. Иң мөһиме – балаларга әйткән һәр сүзегез, телевизордан ирештергән һәр фикерегез туган телдә булырга тиеш, диюләре истә. Әлбәттә, без аның белән килешәбез һәм әлегесе көнне дә ул әйтеп калдырган киңәшләрне истә тотып эшлибез. Шуннан безнең каналда көненә 3 сәгать буена мультфильмнар бара, без аларны тәрҗемә итеп эфирга чыгарабыз. Ул аларны да җентекләп карап чыгып, безгә тәрҗемә эшендә дә ярдәм күрсәтте. Чыннан да Разил абыйның вафат булуы – безнең өчен зур югалту булды», – дип хатирәләргә бирелде ул.
Разил Вәлиев каберендәге һәйкәл – көнчыгыш стиле белән ясалган, арткы ягында мәчет сурәтләнгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar