tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фотограф Рафит Муллаянов истәлегенә: «Күңел ышанмый, кайтып керер төсле…»
Фотограф Рафит Муллаянов истәлегенә: «Күңел ышанмый, кайтып керер төсле…»

Фотограф Рафит Муллаянов истәлегенә: «Күңел ышанмый, кайтып керер төсле…»

Кулыннан фотоаппаратын төшермичә, табигатьнең гүзәллеген, баласының матур чагын, бәйрәмнәрнең күркәмлеген һәм башка күңелле мизгелләрне күрә белгән талантлы фотограф Рафит Муллаяновның гомере махсус хәрби операциядә өзелгән. Ил данын якларга дип киткәнче, аның Яр Чаллы хакимиятендә, Бөтендөнья татар конгрессында фотограф булып эшләгәне билгеле.

Май аенда 32 яшендә һәлак булган Рафитның җәсәде октябрь аенда туган якларына кайтарылып, 14 октябрьдә Тукай районы Яңа («Новый») бистәсендә җиргә иңдерелде. Исән булса, быел сентябрь аенда аңа 33 яшь тулган булыр иде. «Интертат» Рафитнең якыннары белән сөйләште.

«Барыбер күңел ышанмый, кайтып керер төсле…»

Рафит – Эльза Муллаянованың икенче улы.

Минем терәгем, таянычым иде. Отпуск, отгуллар алып, өйдәге бөтен җыелган эшне кайтып эшләде. Кулыннан килмәгән эш юк иде – төзелеш, эретеп ябыштыру, тагын башкасы дисеңме…

Хәрби операциягә 29 мартта киткән иде. Мин каршы булдым. Аның карары минем өчен бик көтелмәгән булды. Тик ул: «Барырга кирәк…» – диде.

24 апрельдә соңгы тапкыр элемтәгә чыкты. Аннары хәбәре булмагач, частька шалтыраттым. Башта «көтегез, хәбәргә чыгар» диделәр. Кабат сөйләшкәндә, «3 майдан хәбәрсез югалган булып исәпләнә» диделәр. Бу – май азагы иде. Ул 3 майда ук үлгән булган икән инде. Аның гәүдәсен 18 августта чыгарганнар. 4 октябрьдә танып белү булды. ДНК анализлары буенча ул икәне расланды, тик барыбер күңел ышанмый, кайтып керер төсле…

Минем олы улым да махсус операциядә иде, ул хәзер яралы килеш монда, энесен җирләргә кайтып өлгерде. Рафит Әлфия сеңлесен дә бик якын күрде. Бертуган сеңлемнең кызы бездә үсте. Алар бертуганнар күк бик дус, тату булдылар.

Ә эше турында әйтсәк, акчасы булмаса да, тартып-сузып яшәсә дә, шулкадәр яратты инде эшен. Йокламыйча, иртүк торып, берәр матур күренешләрне фотога төшерергә чыгып китә иде. Шулкадәр матур килеп чыга иде. Өйдә дә фотография эше буенча китаплары күп калды. Көне-төне эштә булды. «Ташла инде…» – дип тә карадык – менә ташлады инде… – дип көрсенеп куйды Эльза ханым.

Фото: © Эльза Муллаянованың шәхси архивыннан

«Кызын үлеп яратты»

Иҗади кешенең күңеле нечкә, сизгер була инде. Андыйларга балалар да бик тартыла. Менә Рафитнең 2,5 яшьлек нәни кызчыгы Альмира да әтисенең итәгеннән төшмәгән шул. «Әти кызы инде ул», – ди Эльза Муллаянова.

Кызы тугач, бик бәхетле булды инде ул, үлеп яратты. Шулкадәр зур мәхәббәт булды икесе арасында. Бала әтисе сүзен бик тыңлаган, санлаган. Рафит командировкалардан кайткач та, бергәләп уйнап туймаганнар. Ә фотографияләрен күрсәгез… Рафит кызын ничек кенә төшермәде инде фотога, бик күп фотосурәтләр… Хәзер менә көйсезләнә әле сабый, әтисе юклыгын сизә, ахрысы… – дип уртаклашты Эльза ханым.

«Ял көне, бәйрәм вакыты булса да эшкә чыкты – беркайчан каршы килмәде»

Рафитнең элеккеге хезмәттәшләре дә «Интертат»ка җылы истәлекләрен уртаклашты. Фәнилә Илаева Рафитне Чаллы мэриясе матбугат хезмәтенә эшкә кабул иткән булган. Ул вакытта шәһәр хакимияте белән Васил Шәйхразыев җитәкчелек иткән.

Рафит балакаем бик тыйнак, тәртипле иде. Без эшләгән чорда бервакытта да «минем вакытым юк» дип әйтмәде. Ял көне, бәйрәм вакыты булса да эшкә чыкты – беркайчан каршы килмәде. Эш шундый бит инде безнең: җитәкчеләр кайда йөрсә, шунда барабыз. Үз эшенә шулкадәр җаваплы карый иде. Бик итагатьле иде. Олыларны – олы, кечесен кече итә белде. Бик кызганыч аны югалту, – дип искә алды элекке елларда Чаллы мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе булган Фәнилә Илаева.

Фото: © Эльза Муллаянованың шәхси архивыннан

«Табигать фотолары аның кәефен күрсәтә иде кебек»

Алга таба, 2014 елдан, Рафит Муллаянов Татьяна Колесникова җитәкчелегендә эшләгән.

Итагатьле, акыллы, яшь булуына карамастан, бик тирән зиһенле, төпле фикерле кеше иде. Бөтен нечкәлекләрне белә, сине ярты сүздән, ярым караштан аңлый, тоемлый иде. Өлкәннәргә гел ихтирамлы булды, ярдәм итте. Киң күңелле кеше, хәйрия проектларына да үзеннән өлеш кертә иде. Очкын атылып тора иде аның күзләреннән, шат, күтәренке күңелле кеше, дияр идем. Беркайчан зарланмады. Үзен чын ир-ат итеп күрсәтә иде. Озатырга зиратка килгән бик күп кеше аны уңай яктан җылы итеп искә ала. Андый кешеләр китүе бик кызганыч шул…

Кызыклы һәм кызыксынучан, бик иҗади, нечкә күңелле кеше иде. Фотография сәнгатен бик яратты, ул аның тормыш рәвеше иде. Тормышка карашы да башка почмактан кебек иде аның. Үләндә чык, яфрак, башка табигать фотолары аның кәефен күрсәтә иде кебек. Менә шундый детальләргә игътибарлы була белде. Безнең эштә күбрәк репортаж съемкалары кирәк булгач, үз кулын шуңа да күчерә белде ул.

Безнең бөтен башлангычларны хуплады, корпортивларга кушылды, гел теләктәш булды. Үз эшенең остасы һәм кешелекле шәхес. Мондый кешене югалту бик авыр. Урыны җәннәттә булсын! Якыннарына Аллаһ түземлек бирсен, –дип сөйләде матбугат хезмәте белән идарә иткән Татьяна Колесникова.

«Ул, катгый карарга килеп: «Мин китәм», – диде»

Рафит фотограф Рифкать Билдановның да хезмәттәше булган.

Бергә мэриядә эшләдек. Нәрсә генә эшләсә дә, минем тәҗрибәм зуррак булгангадыр, күрәсең, минем янга кереп, сораштыра иде: «Абый, шушындый эшне эшләсәм, ничек була – ярыймы-ярамыймы», – дип. Мин киңәшемне бирә идем. «Минем өчен син һәрвакыт «абый» булып каласың», – дип әйтә иде. Яхшысын да, начарын да минем белән уртаклашты. Якын кеше иде ул минем өчен. Урамда тырай тибеп йөрмәде, үз эшен намус белән эшләде.

Махсус хәрби операциягә киткәнен белдем мин аның. Мартта минем белән «шундый-шундый уем бар» дип хәбәрләшкән иде. «Уйла, аннары яңадан шалтырат, сөйләшербез», – дидем. Шуннан Казанда очраштык. Ул катгый карарга килеп: «Мин китәм», – диде. «Үзеңне сакла», – дидем… – дип хатирәләре белән бүлеште Рифкать абый.

«Берничә ел эчендә рәхәтләнеп татарча сөйләшә башлады»

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат бүлеге хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим да Рафитнең күркәм сыйфатларын әйтте.

Рафит шат күңелле, һәрвакыт ярдәмчел иде. Нинди генә эшкә алынса да, башкарып чыга торган кеше. Белсә, белмәсә дә, «беләм, эшлим» дип әйтә иде. 2020 елда конгресска эшкә урнашканда, татар теле начар иде аның. Берничә ел эчендә рәхәтләнеп татарча сөйләшә башлады. Милли татар дөньясына кереп чумды дияргә була, – дип искә алды Булат Ибраһимов.

Тукай районының Яңа («Новый») поселогында Рафит Наил улы Муллаянов белән хушлашу мәрасимендә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән хушлашу сүзен конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов җиткергән. Бу хакта хәбәр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыккан.

«Рафит Наил улы 2020 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессында эшләде. 2025 елның март аенда үз теләге белән контракт төзеп хәрби хезмәткә китте. Шат күңелле, ярдәмчел, милли җанлы хезмәттәшебез безнең күңелләрдә иле өчен гомерен кызганмаган батыр булып мәңге яшәр.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы мәрхүмнең гаиләсенә, туганнары һәм якыннарына сабырлык тели. Рафит Наил улының урыны оҗмахта булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» – диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» редакциясе коллективы Рафит Муллаяновның әнисе, тормыш иптәше, туганнары, хезмәттәшләре, дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Рафитнең урыны оҗмахта булсын! Батыр солдатка мәңгелек дан!

  • Рафит Муллаянов Чаллы хакимиятендә 5 елга якын фотограф булып эшләгән. Аннары үзенең фотолабораториясен булдырган. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессында хезмәт куйган. «Татар кызы» конкурсы финалы, «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесеннән, рәсми очрашулардан, бәйрәмнәрдән, туйлардан фоторепортажлар ясаган.

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*