tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Мәдәни җомга” гәҗитен 30 еллык юбилее уңаеннан тәбрикләде
Данис Шакиров “Мәдәни җомга” гәҗитен 30 еллык юбилее уңаеннан тәбрикләде

Данис Шакиров “Мәдәни җомга” гәҗитен 30 еллык юбилее уңаеннан тәбрикләде

21 октябрь көнне “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Мәдәни җомга” гәҗитенең чыга башлавына 30 ел тулу уңаеннан тантаналы әдәби-музыкаль кичә узды. Өч дистә еллык тарихы булган редакцияне күркәм юбилее белән тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән иде.
Данис Шакиров үзенең чыгышында “Мәдәни җомга” гәҗитенең бөтен татар дөньясын колачлавын, халык авазын ирештерүче һәм зыялы шәхесләрнең фикри мәйданы булып торуын ассызыклады. Бүгенге көндә гәҗит тарихындагы өч баш мөхәррир — Зиннур Мансуров, Вахит Имамов һәм Ләбиб Леронның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булуы — басманың дәрәҗәсен, саллылыгын һәм халыкчанлыгын тагын бер кат дәлилли, диде ул.
Чыгышы ахырында Данис Шакиров “Мәдәни җомга” гәҗите редакциясенә һәм аның элекке баш мөхәррирләренә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*