tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда студентлар өчен татар теленнән олимпиаданың беренче этабы тәмамланды
КФУда студентлар өчен татар теленнән олимпиаданың беренче этабы тәмамланды

КФУда студентлар өчен татар теленнән олимпиаданың беренче этабы тәмамланды

Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың беренче этабы тәмамланды. Бу хакта «Татар-информ»га Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел беренче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтә.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.

2 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган теркәлү вакытында 600дән артык студент олимпиадада катнашырга теләк белдерде. Алар – республикабызның урта һөнәри белем бирү уку йортларында төрле юнәлешләрдә белем алучылар. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллитендә, Чаллы политехник колледженда, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледженда, Саба аграр колледженда, Балык Бистәсе агротехник техникумында, Г.Тукай исемендәге Казан педагогика көллиятендә, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, Буа медицина училищесында белем алучы студентлар аеруча активлык күрсәттеләр.

2 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Олимпиаданың беренче туры үтте. Чарада катнашу өчен теркәлгән студентлар татар теле һәм татар әдәбиятыннан тест сорауларына җаваплар бирделәр. Бу тур онлайн уздырылды. Инде икенче турда катнашачак студентлар исемлеге дә билгеле. Нигезләмә буенча, беренче турда 64тән югарырак балл җыючылар барысы да 13-14 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак олимпиаданың йомгаклау турында катнашачак. Анда алар жюри әгъзаларына үз проект эшләрен тәкъдим итәчәк, кыйммәтле бүләкләр өчен көч сынашачаклар.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*