«Мәгариф» журналы редакциясенең «Мәгарифтә яңа сулыш» форумы узды. Анда Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 100 дән артык мөгаллим катнашты.
Форум кунакларын «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
«Мәгариф» журналы – ул матбугат чарасы гына түгел, ә укыту системасы, яңалык эзләү, укытучыларга ярдәм итү кебек рольләрне башкара», – дип ассызыклап үтте ул.

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова 100 ел элек нәшер ителгән «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналын укытучыларга күрсәтте.
Чарада мөхтәрәм кунаклар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова «Мәгариф» журналының бай тарихлы басма икәненә басым ясады, укытучылар өчен файдалы журнал икәнен ассызыклады.
Катнашучылар «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары яктырткан темалар, рубрикалар белән якыннан таныша алды. Шулай алар журналларга материал язу тәртибе турында белделәр.

Икенче блок психологик практикумны үз эченә алды. Филология фәннәре кандидаты Айгөл Ханова «Билингвизм һәм когнитив резерв: заманча тикшеренүләргә күзәтү» темасына лекция укыды. Азнакай шәһәре гимназиясенең инновацион эшләр буенча директор урынбасары Чулпан Ибраһимова «Мәгарифтә Пигмалион эффекты» буенча мастер-класс күрсәтте. ТР Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Мәдинә Солтанова «күңел тынычлыгы» тренингы оештырды. Биредә ул мөгаллимнәргә стрессларга чыдамлыкны үстерү, ресурсларны торгызу, эмоциональ януны профилактикалау буенча серләрне ачты.
Чара азагында журналларга язылучылар арасында бүләкләр лотерея форматында уйнатылды. Форумда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Чыганак: tatar-inform.tatar