Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана, шуңа күрә 3 текстның икесе аның иҗатыннан алынды.
Татарстан һәм Башкортстан Республикасы өчен Каюм Насыйри тексты;
Россия Федерациясе төбәкләре өчен Мөхәммәт Мәһдиев;
Чит илләр өчен шулай ук Каюм Насыйри иҗатыннан бер өзек укылачак.
14-16 ноябрь көннәрендә 10:00 сәгатьтә «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета», «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук «Болгар радиосы»нда
диктант уку эфиры оештырылачак.
Быел «САФ» балалар радиосында да 14, 15, 16 ноябрь көннәрендә аерым текст яңгыраячак.
Көнгә ике тапкыр:
10.00 сәгатьтә;
19.00 сәгатьтә (башка сәгать киңлекләрендә яшәүчеләр өчен уңайлы вакыт)
Диктантны 14 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә безнең офлайн мәйданчыкларда да яза аласыз!
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында.
14 ноябрь 10:00 сәгатьтә.
Казан шәһәре, Татарстан ур., 2
3 кат, Актлар залы
Казан дәүләт энергетика университетында.
14 ноябрь 15:00 сәгатьтә.
Казан шәһәре, Мулланур Вахитов ур., 18 / Красносельская ур., 51 кД, Д-104 аудиториясе
Төп офлайн мәйданчыкта Каюм Насыйрига багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Әлеге күргәзмә Каюм Насыйри музее белән хезмәттәшлектә әзерләнде.
Промо-ролик ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Акция турында тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.