tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЭНЕРГЕТИКА УНИВЕРСИТЕТЫНДА УЗГАН “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” АКЦИЯСЫННАН ВИДЕОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЭНЕРГЕТИКА УНИВЕРСИТЕТЫНДА УЗГАН “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” АКЦИЯСЫННАН ВИДЕОРЕПОРТАЖ

Әлеге акция татар телен сөючеләрне берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Катнашучыларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сәламләде.

– «Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан Казанда диктант язу өчен 2 мәйданчык оештырылды. Шәһәр буйлап алар бик күп, диктантны төрле мәктәпләр, дәүләт оешмалары, институтларда язалар. «Татарча диктант» акциясе Татарстан белән генә чикләнми, Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән, чит илләрдә дә диктант язу нокталары оештырыла. Диктантның билгеләре 30 көн дәвамында билгеле була. Билгеләрне сайтка кереп карап була. Билгене таба алмасагыз, Бөтендөнья татар яшьләре форумының электрон почтасына язып җибәрә аласыз», – дип искәртеп узды ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*