Татарча диктант” Россотрудничество мәйданында узды һәм безнең өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Чарада Татарстан Республикасы вәкиллегенең җитәкчесе Айдар Ахтареев, шулай ук Башкортстан Республикасының вәкиле Альберт Шәйхутдинов катнаштылар, Татар мәдәни үзәге активистлары, милләттәшләребез, яшьләр – барысы да бер телдә, бер рухта берләште.
Диктантны Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Феруза Халдарова, һәм Каюм Насыйри мәркәзе татар теле укытучысы Райхан Мәннәпова укыдылар. Аларның җылы тавышлары һәм илһам бирүче сүзләре чарага аерым нур өстәде.
Мәдәни вакыйганы ТНВ-Планетаның корпункт журналисты Сарвиназ Каримова яктыртты.
Без – Ташкент татарлары телебезне, мәдәниятебезне саклап һәм үстереп яшәргә омтылабыз. Бүгенге “Татарча диктант” шуның ачык дәлиле.
Рәхмәт катнашкан һәркемгә!



