tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конференция кунаклары «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булып, ястү намазы укыдылар
Конференция кунаклары «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булып, ястү намазы укыдылар

Конференция кунаклары «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булып, ястү намазы укыдылар

19 ноябрь көнне Казанда узучы «Бердәм өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясе һәм Россия мөселманнарының Баш мөфтие, ЦДУМ җитәкчесе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини хезмәтенә багышланган чаралар кысаларында делегатлар «Әл-Мәрҗани» мәчетенә бардылар.

«Әл-Мәрҗани» мәчете татар халкының милли-рухи мирасы, мәгърифәтчелек үзәге һәм Казанның тарихи йөзен формалаштырган истәлекле урын булып тора. Экскурсиядән соң делегатлар ястү намазын укыдылар. Әлеге чара конференциянең төп максатларын — ислам кыйммәтләрен саклау, дини традицияләрне ныгыту һәм рухи бердәмлекне арттыруны гәүдәләндерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*