tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пластинкалар, концерт һәм ял зонасы, Гөлшат Зәйнәшева музее: Сандугач китапханәсендә тагын ниләр бар?
Пластинкалар, концерт һәм ял зонасы, Гөлшат Зәйнәшева музее: Сандугач китапханәсендә тагын ниләр бар?

Пластинкалар, концерт һәм ял зонасы, Гөлшат Зәйнәшева музее: Сандугач китапханәсендә тагын ниләр бар?

Беренче карашка, монда яшәмәсәң, бу районнарны урарга сәбәп тә юк шикелле – сүзем Горки һәм Җиңү проспекты метро станцияләре тирәләре турында.

Биредә, Казанның «спальный» районнарының берсендә җылы, зәвыклы китапханә эшли, һәм менә ул – бу якларны әйләнеп узарга менә дигән сәбәп.

Китапханә Хөсәен Мәүлетев урамы, 17 б адресында гади күп катлы йортка интеграцияләнеп ясалган. Урамнан узганда аңа шундук игътибар итәсең – фасадында зур пыяла ишек-тәрәзәләр, ишек алдында сусыл алмалы алмагач каршы ала. Китапханәдә барлык мәгълүмат ике телдә бирелгән.

Ишегеннән керү белән калкан сыман ясалган күн паннолар күзгә ташлана. Игътибар беләнрәк карасаң, милли бизәкләр формасында Казан җөе техникасында тегелгән төсле мозаикада кош силуэтларын абайлыйсың – бу китапханәнең атамасына бәйле. «Сандугач» исемен китапханәгә кешеләр бирә – бу районда яшәүчеләр аны тавыш биреп сайлаган. Укучылар монда артык күп түгел кебек, китапханә шактый зур – тынычлыкта эшләргә килүче, китапханә компьютерларын кулланучы студентлар, балалы әниләр бер-берсенә комачауламый гына китапханә текстураларында югалып кала.

Ешрак монда Горки-1, Горки-2 һәм Азинода торучылар йөри, әмма китапханә бөтен килгән кешеләрне ачык йөз белән каршы ала. Монда ТР Милли электрон китапханәсе бердәм китапханә билеты ияләре килеп китаплар ала. Бер дә булмаса, билетны шунда ук ясап та бирәләр, аның өчен шәхси документлар гына кирәк.

Киштәләрдә һәркем үз күңеленә хуш килгән китапны таба алачак, китапханәдә 60 меңнән артык китап-журналлар урын алган. Араларында русчалар да, татарчалар да, инглизчәләре дә, хәттә төрекчәләре дә очрый.

НИНДИ КЫЗЫКЛЫ КИТАПЛАР БАР?

Татар әдәбияты төрек телендә – «Тавышсыз курай» китабы

Биредә Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов кебек замандаш татар язучыларыбызның хикәяләрен Фатыйх Котлы тәрҗемәсендә төрек телендә укып карарга була. «Тавышсыз курай» китабын хәтта язучылар өнендә – Язучылар берлегендә дә табып булмас, монда ничек килеп эләгүе с ер. Китапны 2013 елда аз тираж белән чыгаралар.

1307 елда язылган әсәрне 2022 елда, актуаль форматта, легендар Гюстав Доре иллюстрацияләре белән чыгаралар. Китапханәгә аны бүләк итеп биргәннәр. Китап кырларында әледән-әле элеккеге хуҗаларының язмалары очрый. Әгәр бу китапны саткан булсалар, ул берничә дистә мең сум торыр иде. Китапханәдә аны бушлай ике атнага үзеңнеке итәргә була.

«Казан турында легендалар»

Бу китап шәһәрне яратучылар, экскурсоводлар, балалы гаиләләр өчен кызыклы булыр. Монда ике телдә Казан һәм аның аерым урыннары турында риваятьләр тупланган. Китап 2003 елда, шәһәрнең тарихи әһәмияте күтәрелгән вакытта чыга: хәтерләсәгез, 2005 елда Казан 1000 еллыгын бәйрәм итте.

Дмитрий Емец «Таня Гроттер и магический контрабас»

Үсмерләр бик еш ала торган кит апларның берсе бу. Күпсерияле тылсымчы кыз маҗаралары турындагы китапның авторы Дмитрий Емец китапханәдә үзе кунак булган. Китапта автор үз имзасын да калдырган.

УКЫ ДА, ЯЛ ДА ИТ

2022 елда китапханәгә ремонт ясалганнан соң, яңа төрле функциональ зоналар барлыкка килә: зур якты уку залы – монда китаплар алып уңайлы урындыкларга «кунакларга» була. Музыкаль бүлмәсендә пластинкалар тыңлау мөмкинлеге бар, концерт залында чаралар оештырырга була, ял зонасында тынычлыкны тыңлап, кызу шәһәр ритмыннан ял итеп алырга һәм хәтта чәй эчәргә була (чәйне үзең белән алып килергә кирәк). Социофоблар өчен контаксыз китап алу-тапшыру аппаратлары эшли.

Китапханә эчендә Гөлшат Зәйнәшева музее урнашкан – шуңа күрә китапханә эшчеләре чараларны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән бәйләп эшләргә тырыша.

Моннан кала, сезонына күрә төрледән-төрле бию дәресләре, компьютер грамоталылыгын арттыру, китап сөючеләр клубы, балалар өчен инглизчә сөйләм клубы, кинокараулар, медицина темасына лекцияләр һәм тагын бик күп чаралар уздырыла.

Бу китапханәнең күркәм үзенчәлеге шунда – монда униформа итеп күлмәк киеп йөри торган яшь кызлар эшли. Алар үзләре дә бик актив, килгән кешеләрнең инициативасын да хуплыйлар, димәк, монда чараларга килеп кенә калмыйча, үзеңә берәр нәрсә оештыру мөмкинлеге бар!
Китапханә «Гений места» проектында катнаша, димәк, һәр теләгән кеше иҗади проект белән мөрәҗәгать итә, идеяләрен чынга ашыру өчен ярдәм сорый ала. Шулай китапханә хезмәткәрләре шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева иҗаты буенча еллык программа төзегәннәр. Әлеге чаралар татар әдәбияты, музыкасын популярлаштыруга юнәлгән чараларны үз эченә ала. Димәк, «Сандугач» безнең файдага да сайрый дигән сүз.
Китапханәнең дизайны табигый материаллар белән ясалгангамы, эшләүчеләрнең китапларга мәхәббәтеннәнме, эчтә бик ямьле һәм җылы мохит хөкем сөрә. Шуңа күрә «Сандугач»тан китәсе дә килми.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*