“…Әҗер-савап җыеп калыйк,
Бала әле без!..”
Ризәлә Исмәгыйлева.
Әйе, әти-әниләребез исән-сау булганда без бала әле. Шуңа да газиз кешеләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү, булдыра алганны эшләү – һәр баланың изге бурычы, дип тапшыруларыбызда хөрмәтле хәзрәтләребез, абыстайларыбыз да кат-кат кабатлый. Тәртип радиосы ачылганнан бирле үз әти-әниләребезгә дә багышланган җылы, дәвамлы проект тормышка ашыру нияте белән йөрдек. Уйлап карасаң, әти-әнинең баласына күрсәткән кадер-хөрмәтен, кайгыртуын бернинди бизмәннәргә салып та үлчәп булмыйдыр. Ә без җитәрлек кадерлибезме газиз кешеләребезне? Безне тормышта беренче адымнарыбызны атларга өйрәткән, көн дә җитәкләп, тормыш баскычлары буйлап алып менгән кадерле кешеләребез бездән рәхмәтләрне еш ишетәләрме? Кайгыртуыбызны һәрчак тоялармы? Кадер-хөрмәтебезне җитәрлек белдерәбезме? Хыялдагы проектны менә шушы сораулар бөреләндергәндер …
Кичә, шулай итеп, безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Әниләребезне бу юлы үзебез җитәкләп, хөрмәтләп, матур чарага алып килдек – “Бала әле без” дип исемләнгән проектны башлап җибәрдек. Ул ел саен уза торган матур бәйрәм булачак. Без, Тәртип радиосы һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәрләре, үзебезнең әниләребезгә һәм тамашачыларга бәйрәм бүләк итә алдык дип ышанабыз.
Тинчурин театры фоейсына әти-әниләребез, тыңлаучыларыбыз җыелды. Тәртип радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, галим – мөгаллим Фоат ага Галимуллин, Тәртип радиосы тыңлаучыларын әти-әнисенең (Эльмира Шәрифуллина һәм Фаиль Шәфигуллин)иҗат җимешләре белән таныштырып баручы Резедәбез, Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Рамил Минханов, Лилия Мәхмүтова, Гөлназ Нәүмәтова, Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаров, Әдилә Хәсәнова башкаруында әниләр турында җырлар, шигырьләр яңгырады, әниләргә чәчәкләр бирелде. Һәр чыгыш әниләребезгә булган тирән хисләр, җылылык белән сугарылган иде.
Шуннан соң барыбыз бергә Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” спектаклен карадык. Аның нәкъ менә шушы көнне куелуы символик мәгънәгә дә ия иде. Анда күтәрелгән темалар безнең проектны тудырган сораулар белән аваздаш яңгырады. Тирән фәлсәфи спектакль тагын бер кат тормыш мәгънәсе турында уйланырга этәрде. Кадерле кешеләребезне үзләре исән-сау чагында хөрмәтли алабызмы? Матди байлыклар артыннан куып, рухи кыйммәтләр хакында онытмыйбызмы?..
Тәнәфестә әниләребез белән бергәләп, тәмләп чәй эчтек, чын күңелдән әзерләнгән бүләкләребезне тапшырдык. …Әниләрнең күңелләрен күрә алуыбызга алар белән бергә сабый бала кебек сөенешеп, фотоларга төшеп, бу көннән алган хис-кичерешләр белән уртаклашып, театр ишекләре ябылганчы чак кына чыгып өлгердек. …Әйе, сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел иде. Өлкәннәребез өчен мондый чаралар аралашу өчен дә менә дигән форсат. Тормышта үз урыннарын тапкан, инде үзләре дәрәҗәле, абаруйлы шәхесләргә әйләнгән, әмма алар өчен һәрчак сабый булып калачак балалары янында кадерле әнкәйләребездән горурлык, соклану, ярату хисләре ташый иде.
Әлеге преоктны тормышка ашыруда ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән “Татмедиа” җитәкчелегенә, Тәртипле хезмәткәрләргә зур рәхмәт. Тәртип радиосы хезмәткәрләре һәм аларның әниләре исеменнән, Тинчурин театры җитәкчелегенә, артистларына, Ильяс Камал җитәкләгән оркестрына, оештыручы кызларга, чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәерле сәгатьтә башланган, дәвамлы эш булсын! Әле озак еллар әниле, әтиле булып яшәргә, булдыра алган кадәр игелек күрсәтә алырга язсын.
Чыганак: ТӘРТИП РАДИОСЫ