Интернет челтәрендә: «Регион-Төмән» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиосы редакциясе хәбәрчесе Диана Хәлиловага «Регион-Төмән» өлкә радиосының 95 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Олег Добродеевның Мактау грамотасы тапшырылды», – дигән хәбәр укыдым. Диана Нургали кызы өчен шатланып, радиотапшырулар үсешенә керткән зур өлеше, җитештерү эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм Төмән радиосының 95 еллыгы уңаеннан алган бүләге белән тәбрикләп, аның дистә елдан артык эшчәнлеге турында газета укучыларыбызга да сөйлисе килде.
Диана «Яңарыш» газетасы редакциясе белән укыган елларындагы ук тыгыз элемтәдә иде. Төмән дәүләт университетының профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендәге татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары язмалары белән гел куандырып тордылар. Диана алар арасында иң тырышларның берсе булды. «Нәкъ менә шушы басма битләрендә минем әти-әнием горурланган беренче язмаларым дөнья күрде», – дип искә ала ул.
Студент елларында ул үзен «Этнос» балалар үзәгендә дә сынап карый: сабыйларда татар теленә мәхәббәт уята. Гаять интеллигентлы, зирәк, үз коллективына аерым җылылык белән караган җитәкчесе Венера Хәйруллинаны аерым хөрмәт белән хәтерендә саклый.
– 2010 елда мин бөтенләй очраклы рәвештә Артур Гәрәев белән таныштым, ул «ТНВ» татар телеканалының Төмәндә әле яңа гына ачылган корпункты җитәкчесе иде. Бераздан мин студентлардан аның командасына татар телен белүче кеше кирәклеген ишеттем. Бер дә уйламыйча аңа шалтыраттым, һәм икенче көнне мин хәбәрче Айгөл Рәхмәтуллина һәм оператор Рамил Нигъмәтуллин белән «Проблемалы төшерү»гә бардым. Алар ул вакытта ук үз эшләренең профессионаллары иде. Бер көн эчендә алар миндә үзләренең һөнәрләренә мәхәббәт уяттылар. Һәм шул вакытта журналист булам дип катгый карар кылдым, – дип Диана Хәлилова беренче баскычларын хәтеренә төшерде. – Минем мәрхүм әнием Гөлсәйлә Хәлилова укытучы яки врач булуымны теләде, ә әтием Нургали – «погоннарда» күрде.
Кулына университетның иң яхшы студенты булганлыгын дәлилләгән диплом тотып яшь белгеч «Регион-Төмән»гә юл ала. Анда стажировка үтеп, радиопрограммалар әзерләү һәм чыгару төркеме хәбәрчесе итеп эшкә урнаша. Беренче көннәрдән үк өлкә радиосы эфиры өчен сюжетлар һәм программалар әзерли башлый. Параллель рәвештә ТВ редакциясе белән хезмәттәшлек итә, «Хәбәрләр Регион-Төмән» программасы, «Очрашулар» татар телепрограммасы өчен репортажлар төшерә. Һәм, әлбәттә, «Дусларга сукмак» татар радиотапшырулары алып баручысы эстафетасын да кабул итеп ала.
Ике елдан соң ук «Их было 366» (Исламның Себергә килүе турында) беренче документаль фильмын төшерүне ышанып тапшыралар аңа. Бу проектта тәҗрибәле өлкән хезмәттәшләре – режиссер Вера Федорова һәм оператор Сергей Лыкасов белән себер татарларының ата-бабаларыннан калган мирасны ничек саклауларын һәм «Астана»ларга аерым хөрмәт белән карауларын күрсәтергә тырышалар.
– 2017 елда мин «Салам алейкум, Сибирь. Тюменский бухарец» документаль фильмын эшләдем. Монда режиссер Михаил Бадрызлов һәм оператор Владимир Тюменцев белән бергә Ямбай авылының атаклы сәүдәгәре Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сейдуков турында сөйләдем.
«Дусларга сукмак» Диана күңелендә аерым урын алып тора. «Дусларга сукмак» радиотапшыруының җиденче алып баручысы булдым. Элегрәк аны Наил Алан Хисамиев, Гөлшат Туйчикова (Касыймова), Нурия Беломоина, Эльза Латфуллина, Ләйлә Мадьярова һәм Рәүфә Кангазина алып барганнар. Туган телне һәм мәдәниятне саклап калу өчен көрәшүче якташларым ярдәмендә барлыкка килгән программаны эшләү минем өчен зур мәртәбә булды. Мин үземнең чыгарылышларымда һәрвакыт Төмән татарлары тормышында ниләр барганын уңай яктан сөйләргә тырыштым. Проблемалы моментлар да игътибардан читтә калмады. Минем өчен игътибар үзәгендә һәрвакыт кеше булды. Аның уйлары, иҗади идеяләре һәм эшләрен тыңлаучыларыма да җиткерергә ашыктым. Минем кадерле тыңлаучыларым һәр программамны «Якташлар, бергә булыйк, бердәм булыйк!» дигән сүзләр белән тәмамлавымны белә.
Укытучыларым Хәнисә Алишина, Рузилә Исмәгыйлева, Максим Сәгыйдуллинга өйрәткән белемнәре, киңәшләре өчен, мине һөнәрнең нигезләре белән таныштырган хезмәттәшләремә – аерым алганда, редакторлар Светлана Назарова, Гөлсинә Ниязова, Галина Вилюмга, тавыш режиссерлары Виктор Квашнинга, Светлана Белоусовага чиксез рәхмәтлемен.
Диана Нургали кызы ирешкән уңышлар, хезмәт нәтиҗәләре күркәм: «СМИротворец» Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Радио» номинациясендә призлы урыннар, «Кеше һәм дин» Бөтенроссия фестиваленең махсус призлары, «Бердәм Россия» партиясенең Төмән төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты, Төмән шәһәре Думасы рәисе Светлана Иванованың Рәхмәтнамәсе, «Регион Төмән» компаниясе Мактау грамотасы, компаниянең Мактау Китабына кертү турында сертификат, «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында «Иң яхшы репортер» номинациясендә җиңүче, тагын күп Рәхмәт хатлары.
«Минем искиткеч әти-әнием бар иде, алар мине тәртипле кеше итеп тәрбияләделәр. Минем тормыш юлымда бик күп яхшы да, начар да кешеләр очрадылар, алар ярдәмендә мин яхшырак һәм көчлерәк була алдым. Күңелемә хуш килгән эшне сайлавым белән мин бик бәхетле. Бу тормышта һәр кешегә үз урынын табу мөһим дип уйлыйм. Әйтергә кирәк, үз һөнәрем нәтиҗәсендә мин булачак иремне очраттым. Менә инде дүрт елдан артык мин дөньядагы иң гүзәл кыз – Әминәнең әнисе», – дип сүзен тәмамлады Диана Нургали кызы. Ихтирамлы, белемле, ярдәмчел, үз эшенең остасы булган коллегабызны чираттагы зур бүләк белән тәбриклибез. Тыңлаучының күңелен табып, яхшы әзерлекле материаллар белән куандырган, үткен фикерле тапшырулар тагын да күп булыр дип ышанып калабыз.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов Диана Хәлилованы бүләкли.
Чыганак: yanarish72.ru