tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре
Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре

Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен төрле проектлар булдырып, аларны ел дәвамында гамәлгә ашыра. Татар халкының милли костюмнарын ил күләмендә таныту һәм аларны көндәлек тормышта кулланырлык итеп популярлаштыру – мөһим мәдәни проектларның берсе.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан дәүләт милли музее ярдәме белән гамәлгә куелган әлеге проект фольклор коллективлары өчен белемне күтәрү курслары форматында оештырылган иде. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә узган милли чарага гыйлемнәрен, осталыкларын арттыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, өлкәбезнең төрле районнарыннан, күрше Чувашиянең Шыгырдан авылыннан, Киров өлкәсеннән татар фольклор коллективлары вәкилләре җыелды. Алар секцияләрдә катнашып, Казан белгечләренең чыгышларын тыңладылар. Биредә шулай ук осталыкны практикада сынап карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Фольклорчыларны мәдәният үзәге фойесында җәелеп киткән татар халкының борынгы һәм заманча милли костюмнары күргәзмәсе көтә иде. Күргәзмә бик бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән. Коллекциядә Казан татарларының 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында кигән киемнәре дә, алар үрнәгендә заманча итеп тегелгәннәре дә бар иде. Күргәзмәдә шулай ук дин әһелләре, ир-атлар, зыялы ханымнар киемнәре белән беррәттән, балалар костюмнары да урын алган.

Татар халкының милли костюмнары күргәзмәсе белән Казанның “Бану” проекты җитәкчесе Элара Шәйхи таныштырды.

“Безгә үзебезчә, чын татарча киенергә кирәк бит. Кызганычка, күпчелек татар-мөселман хатын-кызлары милли йөзебезне бөтенләй югалта бара. Гарәп илләре үрнәкләренә охшатып тегелгән озын күлмәкләргә өстенлек бирәләр. Югыйсә, татар кызлары элек-электән күтәрмә якалы күлмәк кигән, яулыгын артка бәйләп йөргән. Шуңа күрә бу юнәлештә эшлисе эшләр байтак әле.

Күбебез һаман да татарның милли киемнәрен чабата, яулык белән алъяпкыч итеп кенә күз алдына китерә. Ә бит халкыбызның мәдәни мирасы күннән сыйфатлы итеп эшләнгән читекләре, чигүле камзуллары, үрнәк челтәр изүләре белән дә бай. Шушы гаҗәеп бай мирасыбызны халыкка кайтару – төп максатыбыз”,- дип сөйләде Элара ханым.

Күргәзмәдә урын алган татар костюмнары искиткеч зәвыклы булулары белән һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, үзләренә чакырып тордылар. Заволжье районы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары – әниле-кызлы Мәйсәрә белән Ләйсән Хайруллиналар милли киемнәребезгә соклануларын яшермәделәр. Мөмкинлек булса, бүген үк әлеге костюмнарны киеп йөрер идек, дип теләкләрен җиткерделәр.

Проектның җитәкчесе, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева белдерүенчә, бүген милли күлмәкләргә, читек-кәвешләргә, милли бизәкле алка, сумка һәм муенсаларга халыкта сорау зур икән. Хәзер шушы мәсьәләне хәл итү өстендә эшлибез, диде ул.

Рәссам-каллиграф Гөлназ Илдар кызының иҗат җимешләре – шамаилләр күргәзмәсе милли чараның бизәгенә әверелде. Шамаил гомер бакыеннан татар өенең күрке булып торган. Без үскәндә дә аның урыны һәрвакыт түрдә иде. Әбиләребезнең кургашын кәгазь белән бизәкләп кулдан ясаган шамаилләре бүген күбебезнең өендә олы ядкарь итеп саклана. Ә Гөлназ ханым заманча шамаилләр ясау белән шөгыльләнә икән. Аның шамаилләре яңа стиль белән, катлаулы итеп эшләнгән. Кайберләрендә хәрефләр урынына сызыклар гына сурәтләнгән. Әлеге шамаилләргә карап, ирексездән, уйга каласың. Аларда Коръән сүзенең көче дә, аһәңе дә чагыла сыман.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Рамис Сафин яңа проектны тормышка ашыруны нәкъ менә Ульяновск өлкәсеннән башлаган өчен оештыручыларга – Татарстан мәдәният министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук ТРның дәүләт милли музее хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.

Татар фольклор коллективлары өчен оештырылган курсларның икенче көнендә остаханәләр эшләде. Чараның кунаклары – күрше Чүпрәле районының “Мишәр” ансамбле. Әлеге коллектив курсларда катнашучыларга мишәрләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын оста итеп күрсәтте. Шулай ук Чүпрәле мишәрләренең бию үрнәкләре буенча мастер-класс үткәрделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*