tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Эшебез белән илебезне зурлыйбыз” Хәйрия концерты “Пирамида”да үтте
“Эшебез белән илебезне зурлыйбыз” Хәйрия концерты “Пирамида”да үтте

“Эшебез белән илебезне зурлыйбыз” Хәйрия концерты “Пирамида”да үтте

Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм укытучылары еш кына төрле хәйрия чараларында катнаша. Геройлар көне уңаеннан да алар “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә зур тамаша әзерләгән иде. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән уздырылган хәйрия концерты  “Эшебез белән илебезне зурлыйбыз” дип исемләнде.

Чара Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ тарафыннан оештырылды. Казан дәүләт мәдәният институтының вокал, хореографик төркемнәре, инструменталь ансамбльләре үзенчәлекле, талантлы чыгышлар тәкъдим итте.

Концертта танылган йолдызлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Раяз Фасихов та чыгыш ясады.

Артистларны хуплап яңгыраган көчле алкышлар бу чараның никадәр кирәкле, көтеп алынган икәнлегенә дәлил булды. Һәр чыгыш тамашачы күңеленә үтеп керерлек җырлары, дәртле биюләре, нәфис сүзләре белән рухландырып, эчтәлекле ял киче бүләк итте. Ихлас күңел, олы йөрәк белән оештырылган чара күркәм, саваплы гамәл булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*