tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь өлкәсе Барда районында укучылар арасында «Аулак өй-көрәш» ярышы була
Пермь өлкәсе Барда районында укучылар арасында «Аулак өй-көрәш» ярышы була

Пермь өлкәсе Барда районында укучылар арасында «Аулак өй-көрәш» ярышы була

Барданың «Колос» ял базасында мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләре арасында (дүрт команда) һәм урта мәктәп укучылары белән әдәби ярыш узачак.

«Аулак өй – көрәш» проекты, сәфәр кысаларында, Пермь өлкәсенең «Татар башкорт оешмасы» һәм шул төбәкнең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән эшлекле очрашулар да планлаштыра. Проектның максаты – халкыбызның йолаларын яшь буынга җиткерү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку», – диде «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» Яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.

Зилә Мөбәрәкшина.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*