tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанда”Татар теле – халкым теле” Төбәкара бәйге-семинары башланып китте
Чувашстанда”Татар теле – халкым теле” Төбәкара бәйге-семинары башланып китте

Чувашстанда”Татар теле – халкым теле” Төбәкара бәйге-семинары башланып китте

Чувашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында урнашкан “Сәләт-Батыр” балалар үзәгендә Сәләт балалар оешмасы тарафыннан оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле – халкым теле” Төбәкара бәйге-семинары башланып китте. Ул 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу чара Кызыл Чишмә авылының танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы, СССРның, РСФСРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, милләтебезгә бик күп шәхесләр тәрбияләгән, шул исәптән, нәселләре күрке булган улы – техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, танылган шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановның әтисе Шәүкәт Сәмигулла улы Сөләймановның (1925-1990) тууына 100 ел тулуга багышланган.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов  катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*