Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады. Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды.
Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә» Ураза бәйрәме 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Үз чиратында, Корбан бәйрәме 27 майга туры киләчәк. Ике бәйрәм дә эш көннәренә туры килә, республика законнары нигезендә алар ял көннәре булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar