Бүген, 20 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск шәһәренә килде.
Биредә Ислам мәдәни-мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышу һәм түгәрәк өстәл кысаларында татар һәм Ислам җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу планлаштырылган.