ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Архангельск өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Архангельск өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Архангельск өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Архангельск өлкәсенә бара. Аны Архангельск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе Рим Кәлимуллин  каршы алачак. Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы биредә яшәүче милләттәшләребез белән очрашачак.

Шулай ук Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский, Архангельски шәһәре  башлыгы Дмитрий Морев белән эшлекле очрашулар көтелә.

Төньяк-көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән округ җыелышын уздыру планлаштырыла. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2026 елга эш планнарын билгеләү күзаллана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*