ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк-көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән утырыш узды
Төньяк-көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән утырыш узды

Төньяк-көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән утырыш узды

Бүген Архангельскида Төньяк-көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән округ җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев катнашты. Очрашуга Татарстан, Архангельск, Коми, Ленингард, Калининград һәм Мурманск өлкәләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук хакимият органнары һәм милли-мәдәни структуралар вәкилләре дә килде.

Утырышны очрашуның модераторы — Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, Архангельск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе Рим Кәлимуллин ачып җибәрде. Ул катнашучыларны сәламләде һәм Россиянең төньяк-көнбатышындагы татар оешмалары эшен координацияләү өчен мондый очрашуларның әһәмиятен ассызыклады.

Чара Коръән аятьләрен укудан башланды. Архангельск шәһәре һәм Архангельск өлкәсе Мөхәммәт мәчете имамы Айнур хәзрәт Шәяхмәтов дога кылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, гамәлгә ашырылган проектларга тукталды һәм 2026 елга эш планнарын билгеләде.

Шулай ук утырыш барышында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлар җәмгыяте» төбәкара иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәшит Мәһдиев, Коми Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Мөхәссәмә Ончева, Мурманск һәм Ленинград өлкәләрендәге татар оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Җыелыш кысаларында 2026 елда Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан истәлекле даталарның билгеләп үтеләчәге әйтелде. Әлеге юбилейлар төбәкләрдәге татар оешмаларының да эш планына кертелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*