Бөгелмә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары өчен Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулуга багышланган «Туган як — яшел бишек» дигән тематик кичә үткәрелде.
Китапханәче кунакларны язучы тормышындагы кызыклы фактлар, иҗаты, «Матурлык җырчысы» китап күргәзмәсе белән таныштырды, фотоархивта сакланучы фотосурәтләр күрсәтте, «Туган ягым — яшел бишек» әсәреннән өзекләр укыды.
Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре туган җирнең матурлыгы, дуслык, мәхәббәт турында җырлар башкарды. Әсәрдә татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен тасвирлау һәм үткәрүгә аерым игътибар бирелгән.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar