ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Норма авылы тарихы ташка язылды.
Норма авылы тарихы ташка язылды.

Норма авылы тарихы ташка язылды.

6 февраль көнне Балтач районының Норма авылында тарихи вакыйга булды. Авылның тарихын, бүгенгесен чагылдырган “Олуг Норма авылы” дигән, ике өлештән торган китапның тәкъдим итү кичәсе узды. Бәйрәм авыл мәдәният йортында гөрләде.

Норма – тарихи юллары бик тирән тамырлы булып, хезмәт сөючән, якты омтылышлы, изге җанлы, булдыклы халкы белән дан тоткан авылларның берсе. Соңгы елларда авылның данлы үткәнен барлау, тарихны торгызу юнәлешендә искиткеч күләмле зур эшләр башкарылган. Шул эшләрнең нәтиҗәсе булып, 2 китаптан торган Норма авылының килеп чыгышы, гасырлар дәвамында вакыт җилләре аша булган үзгәрешләрнең һәм бик күп тарихи вакыйгаларын чагылдырган “Олуг Норма авылы” китабы басылып чыккан. Китапның   авторлары:  авылдашлары лаеклы ялдагы укытучы Фәридә Фәрит кызы Мөҗипова һәм вакытында шәфкать туташы булып эшләгән Фоадия Морат Газизова кызы.  Китапны  Рәфхат Шәкүр улы Зарипов версткага салган.

Бәйрәм тантанасында нормалылар, төрле җирләрдә гомер итүче авылдашлары җыелган иде. Шулай ук, бәйрәм белән котларга Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Казаннан,  Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният  — Гөлназ Шәйхи,  язучы,  тәнкыйтьче,  шул җирлекнең Пүскән авылы егете Рәҗәп Бәдретдиновның катнашуы ,бәйрәмне тагын да тулыландырды, ямь бирде.

Кичәдә авыл тарихын, аның кешеләрен бер китапка туплап, киләчәк буынга тапшырыган әзерләгән авторларга рәхмәт әйттеләр.  Бәйрәм китапка өлеше кергән авылдашларның чыгышлары, китап битләренә күзәтү, җыр-биюләр үрелеп алып барылды. Китап кичәсен авыл китапханәсе мөдире Лилия Шәйхетдинова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Мифтахова алып барды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*