ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Республика ифтары 13 мартта Казанда Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак
© Salavat Kamaletdinov
© Salavat Kamaletdinov

Республика ифтары 13 мартта Казанда Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак

Республика ифтары 13 мартта Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Ифтарда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Казанда ифтарларны 49 мәчеттә үткәрәчәкләр. Ифтарда катнашырга теләүчеләр алдан языла ала.

2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тора, күбрәк вакытларын гыйбадәт кылуга һәм изге эшләргә багышлый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*