16 февраль көнне И.И.Ямашев исемендәге китапханәдә тиздән дөнья күрәчәк китапның авторлары җыелды. Китап 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Оренбург өлкәсе татарларына багышлана.
Авторлар алдына билгеле бер бурыч куелды – Хәтер китабын язудан бигрәк өлкә татарларының Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү. Анда солдатлардан алып дивизия командирларына кадәр сугыш ветераннарының мең ярымлап исемнәре һәм фамилияләре кергән. Бүгенге көндә китапның макеты әзерләнгән, хәтта беренче сигнал нөсхәсе дә басылган.
Тарихи басма булдыру өстендә эшләү кыенмы? Авыр да, катлаулы да, ләкин бик кызык. Һәр фамилия, мәгълүматның дөреслеге тикшерелде. Авторлар төрле темаларны өйрәнделәр: беренче хатын-кызлар батальонын оештыру турында да, якташларыбыз актив катнашкан партизан хәрәкәте турында да; Советлар Союзы Геройларының туганнары белән хат алыштылар. Китапка татарлар яшәгән урыннардан барлык солдатлар турында мәгълүмат кертү өчен эшләдек.
Авторлар китапны бизәүне яхшырту, төзәтмәләр кертү буенча фикер алышырга җыелды.
Алда массакүләм тираж өчен макет әзерләү өчен зур эш көтелә.
Альмира Омарова, Оренбург өлкәсеннән туган якны өйрәнүче, РФ мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре.