Шәгъбан аеның 28нче көнендә (16нчы февральдә), Татарстан мөфтияте бинасында Изге Рамазан аена әзерлек уңаеннан “MuslimQuiz” акыл уены үткәрелде. Дүртенче ел рәттән үткәрелүче чара яшьләрне Коръән, Пәйгамбәрләр тарихы буенча белемнәрен тикшерү өчен бер мәйданга җыя.
Интеллектуаль ярышлардан тыш, “MuslimQuiz” җанлы аралашу һәм рухи яктан баю мәйданчыгы булды.
Акыл көрәшендә 25 команда, барлыгы 138 уенчы, шулай ук җанатарлар, кунаклар һәм жюри әгъзалары катнашты. Ярышта шәкертләр дә, төрле оешма вәкилләре дә бар иде.
Чыганак: dumrt.ru