ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды
”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Шәгъбан аеның 28 нче көнендә (16 февральдә), Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар  – 20 дән артык кеше катнашты.  Кунаклар алдында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе студенты, гирудотерапевт Гөлназ Зиннәтуллина чыгыш ясады. Ул Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнү турында сөйләде.

Кичә шәрык биюләре буенча мастер-класс һәм чәй эчү белән дәвам итте. Шулай ук хәйриячеләр Рамазанга бүләкләр белән сөендерде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*