ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда кызлар һәм егетләр өчен Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана
Казанда кызлар һәм егетләр өчен Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана

Казанда кызлар һәм егетләр өчен Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана

1нче апрельдән Казанда яшьләр өчен ике курс башлана: кызлар өчен – “Яшь килен” һәм егетләр өчен – “Яшь кияү”. Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Ул яшьләргә татар-мөселман традицияләре кысаларында гаилә тормышы, балалар тәрбияләү һәм көнкүреш күнекмәләре бирү максатыннан әзерләнгән. Белем бирү курсы Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала.

“Яшь килен” һәм “Яшь кияү” курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.

Кызлар өчен “Яшь килен” белем бирү курсы 14нче тапкыр үткәрелә һәм ул онлайн-форматта узачак. “Яшь килен” Коръәнгә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә, шулай ук ислам галимнәренең үгет-нәсихәтләренә таянып, шәригать буенча гаилә кору нигезләренә багышланган. Курс программасында: гаилә тормышына әзерлек, хатын-кыз сәламәтлеге, Исламда танышу, никахлашу, никах килешүе, гаилә бюджеты белән идарә итү, ир-хатын бурычлары, гаилә традицияләре, үзара мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре һәм аерылышу (талак). Онлайн-дәресләр 2026нчы елның 1нче апреленнән 20нче майга кадәр узачак. Теркәлү 20нче мартка кадәр түбәндәге сылтама буенча алып барыла.

Диния нәзарәтенең ир-атлар өчен шәригать буенча гаилә тормышы алып бару буенча “Яшь кияү” курсы шулай ук 2026нчы елның 1нче апреленнән 20нче майга кадәр узачак. Программада: гаилә тормышының әһәмияте, Исламда танышу, үзең өстендә эшләү, никах килешүе, исламда никах, ир-ат сәламәтлеге, мөнәсәбәтләр, гаиләдә хокук һәм бурычлар, гаилә низагларын хәл итү, тормыш иптәшеңне тәэмин итү, ислам финанслары, исламда аерылышу (талак). Гаризалар 25нче мартка кадәр кабул ителә.

Ураза бәйрәменә якыннарыгызга үзенчәлекле һәм файдалы бүләк – “Яшь килен” һәм “Яшь кияү” курсларына сертификатлар бүләк итегез!

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*