ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районы татар теле укытучылары КФУда чыгыш ясадылар
Әлмәт районы татар теле укытучылары КФУда чыгыш ясадылар

Әлмәт районы татар теле укытучылары КФУда чыгыш ясадылар

Әлмәт районы татар теле укытучылары КФУда чыгыш ясадылар. Татар телен гамәлдә куллансаң гына аның сакланышына ирешеп була.

21 февраль – Халыкара туган тел көнендә Әлмәт районы һәм шәһәре укытучылары Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы (Мәмәт мәктәбе), Шәйхулова Гөлназ Фаяз кызы (Яңа Кәшер санатор мәктәбе), Исмәгыйлева Зөлфия Минсалих кызы (1 нче лицей) КФУда мәгърифәтче галим Ибраһим Хәлфин исемендәге респуб-ликакүләм фәнни-гамәли конференциянең «Дөнья цивилизациясе контекстында милли мәдә-ният» номинациясендә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Конференцияне филология фәннәре канди-даты, кафедра доценты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова оештырды һәм алып барды. Эшләр М.М.Хәбетдинова, Ә.Ф.Галимуллина, Ә.Р.Мотыйгуллиналар катнашындагы мәртәбәле жюри тарафыннан тикшерелде һәм бәяләнде. Л.Н.Ситдыйкова 1 нче урынга, Г.Ф.Шәйхулова 2 нче урынга лаек булдылар.

Шунда ук КФУ әзерләгән олимпиада үткәрелде. Ул Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан «Онытылмас җырлар» темасын яктыртуга юнәлдерелгән иде. Бу олимпиадада 3 укытучыбыз да 2 нче урынга лаек булдылар.

И.Хәлфин конференциясенең укучылар арасында үткәрелгән бәйгесендә Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Арсланова Регина катнашты һәм 2 нче урынга лаек булып, Диплом белән бүләкләнде. Ул Әлмәт татар дәүләт драма театры куйган «Кайда минем илем» спектакленә рецензия язды.

Конференциянең икенче өлешендә, түгәрәк өстәл форматында, язучы Фирдүс Гыймалтдиновның «Тимер» батальоны 9 нчы рота хәрбие Илнур Хәертдинов турында язылган «Үлемнән бер адым алдарак» китабын тәкъдим итү, Муса Җәлилгә багышлап төшерелгән «Кара урман» фильмын анализлау оештырылды.

Ләлә Ситдыйкова,
Мәмәм мәктәбе.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*