Милли киемнәрдән чыгыш ясаган малайлар иң элек үзләре белән таныштырды: исемнәренең мәгънәсе, килеп чыгышы, гаилә традицияләре, нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде.
Туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, үз-үзләренә ышаныч булдыру максатын күздә тоткан чарада җиде малай катнашты.
Шәһәрнең «Салават күпере» балалар бакчасында «Татар малае» дип исемләнгән матур һәм күңелле бәйге узды. Анда «Чулпан», «Йолдызлык», «Гөрләвек», «Салават күпере», «Кыңгырау», «Ләйсән», Чишмәбаш авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар көч сынашты. Чара балаларда туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, үз-үзләренә ышаныч булдыру максатын күздә тотты.
Бәйге берничә этаптан торды. Милли киемнәрдән чыгыш ясаган малайлар иң элек үзләре белән таныштырды: исемнәренең мәгънәсе, килеп чыгышы, гаилә традицияләре, нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде. «Мин сәнгатькә гашыйк» номинациясендә катнашучылар иҗади номерлар тәкъдим итте: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алга таба малайлар зирәклеккә корылган сорауларга җавап бирде, догалар сөйләде, кул эшенә осталыкларын күрсәтте. Биремнәр аларның тапкырлыгын, фикерләү сәләтен, милли кыйммәтләрне белү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итте.
«Татар малае» бәйгесе сабыйлар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды һәм милли рухлы, актив, кыю малайлар үсеп килүен тагын бер кат раслады.
Чыганак: kukmor-rt.ru