Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә популяр эстрада җырчылары Азат һәм Алинә Кәримовлар концерты гөрләп узды. Сәхнә осталары күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән милләт җанлы эшмәкәр Фәрид Аюпов чакыруы буенча килгән иде.
Милләтебез файдасына игелекле эшләре белән халык хөрмәтен казанган Фәрид Аюпов күрше Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Шакир ага гомере буе тракторда эшли, ә әнисе гаилә учагын саклап, балаларын тәрбияләп үстерә. Кече яшьтән үк ата-анасының кул арасына кереп, физик хезмәт белән чыныгып үскән Фәрит инженер-төзүче булу нияте белән университетка укырга керә. Яңа гына кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын агитпоезд инструкторы буларак башлап җибәрә. Озак та үтми, ВЛКСМ Үзәк Комитетының агитпоезды җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр. Туксанынчы еллар башында базар экономикасына юл ачылгач, җиң сызганып, тәвәккәллек күрсәтеп, бизнес эшенә алына. “Симбирский дом” компаниясе группасын булдырып, торак йортлар төзи, төзелеш материаллары базарын һәм шәһәребезнең нәкъ үзәгендә “Сахара” ресторанын ачып җибәрә. Ә инде милләт җанлы эшмәкәр буларак “Сембер” бизнес-клубы эшчәнлегендә актив катнаша. Татар мәдәният үзәген яңартуга һәм Яңа шәһәрдә татар мәктәбен эшләтеп җибәрүгә үзеннән зур өлеш кертә. Шулай ук “Сахара”да ифтар һәм корбан мәҗлесләре үткәрүне җайга сала. 2008 елда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе булып сайлангач, Ульяновскида “Татар радиосы”ның филиалын һәм интернет челтәрендә “Татар хәбәрләре” порталын булдыру чарасын күрә. 2013 елның көзендә Фәрид Шакир улының тырышлыгы белән шәһәребез тарихында беренче тапкыр “Труд” стадионында татар сәхнәсе йолдызлары концерты үткәрелүен күпләр хәтерлидер әле. 5 нче чакырылыш Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты сыйфатында башкарган эшләре дә бихисап. “Бердәм Россия” сәяси партиясе исемлеге буенча сайланган депутат буларак ул Сенгилей һәм Тереньга районнары халкын борчыган проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Фәрид Аюпов – Россия Федерациясенең мактаулы төзүчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган эшмәкәре дигән почетлы һәм дәрәҗәле исемнәр иясе.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Сембер татарлары тарихында матур эз калдырган Фәрид Аюповны юбилейлы туган көне белән тәбрикләп, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә “Сембер” бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова милләт җанлы эшмәкәрнең бүген дә бизнесменнар оешмасы белән тыгыз элемтәдә торуы турында сөйләде. Фәрид Шакир улы – “Сембер”нең чишмә башында торучыларның берсе, ул шактый вакыт клубыбызга җитәкчелек тә итте әле, диде Эльмира Рамил кызы. Өлкә Губернаторының тышкы экономика мәсьәләләре буенча киңәшчесе, “Мой бизнес” оешмасы директоры Руслан Гайнетдинов та Фәрид Аюповның тормыш һәм хезмәт юлына, башкарган эшләренә соклануын белдерде. Фәрид Шакир улы Сембер сәүдәгәрләренең меценатлык традицияләрен дәвам итеп, үз көче, үз тырышлыгы белән тапкан хәләл малыннан милләт һәм дин эшләренә өлеш чыгара, шул рәвешле яшь буын малтабарлар өчен үрнәк булып тора, диде Руслан әфәнде. Мордовия һәм Удмуртия республикаларының татар бизнес-клублары вәкилләре дә тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.
Күпләргә “ТНВ”ның “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручылар сыйфатында таныш булган Азат һәм Алинә Кәримовлар тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне популяр хитлар һәм ретро-җырлар, татар халкының онытылмас көй-моңнары белән сөендерделәр. Аларга кушылып җырладылар һәм рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Моң кичәсенең шәрәфле кунагы – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, автор-башкаручы Фәрид Мифтаховны да көчле алкышларга күмделәр. Фәрид дустымны хөрмәт итеп, олылап, Сембер татарларын якын күреп, ашыга-ашыга сезнең яныгызга килдем, диде Фәрид Фәиз улы.
Фәрид Аюпов милли җыр-моң кичәсенең ахырында сөенечле хәбәре белән бүлеште: тиздән ул турист буларак галәмгә – космоска очачак. Барлык әзерлек эшләре дә тәмамланды дияргә мөмкин, хәзер инде космик корабльгә утырып китәсе генә калды, диде ул, бәхетле елмаеп.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: emet73.ru