«Татар теле – халкым теле» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Иҗади бәйгенең темасы: «Төрле фәннәрне татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану». Ярышта үз фәннәрен татар телендә укытучылар катнаша ала.
Гаризалар 16 мартка кадәр кабул ителә: https://forms.yandex.ru/u/697b781902848f10b0a51832. Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Әлеге проект Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарыла.
Чыганак: belem.ru