ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Илнарның батырлыгы – яшь буынга үрнәк
Илнарның батырлыгы – яшь буынга үрнәк

Илнарның батырлыгы – яшь буынга үрнәк

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ульяновск районында махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Гайсин истәлегенә багышланган кичә үтте.

Бу көнне Илнарның шәхси фонды район администрациясенең архив эшләре бүлегенә тапшырылды. Хәзер сугышчының документлары, фоторәсемнәре һәм шәхси әйберләре тарихның бер өлешенә әверелеп, киләчәк буыннарга якташыбыз турында якты истәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Илнарның тарихы махсус хәрби операциягә киткәнче күпкә иртәрәк башлана. Бала вакытта ук аңарда чын патриот сыйфатлары – Туган ил алдында бурычлы булу хисе, кешеләрне ярату, мохтаҗларны яклау омтылышы һәм һәрвакытта да гадел булырга тырышу чагылыш таба. Барысы да аны ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле, кешелекле һәм ярдәмчел буларак хәтерлиләр.

Искиткеч җылы атмосферада узган кичә барышында туганнары, дуслары, укытучылары һәм классташлары Илнар турында күңел хатирәләре белән бүлештеләр, аңа бәйле булган кызыклы хәлләрне искә төшереп сөйләделәр.

Илнар Гайсинның исеме безнең күңелләрдә саклансын һәм бөек илебезнең һәр гражданины өчен үрнәк булып торсын иде!

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*