Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында “Сандугач” ансамбле белән очрашу узды. Кунакларны БТК БК рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров кабул итте. Очрашуда шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Сәрия Зиннәтова, БТК БК мәгълүмати-аналитик Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре катнашты.

“Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты безгә һәрдаим ярдәм итеп тора, -дип хәбәр итте ансамбльнең җитәкчесе Зөһрә ханым Кожевникова. – Ансамблебезнең 25 еллыгын билгеләп үттек. Шул хөрмәттән комитет ярдәме белән Казанга килергә насыйп булды. Без аларга бик рәхмәтле. Ялутордан килгән гап-гади авыл корткаякларын (карчыкларын) олылап кабул иткән өчен Бөтендөнья татар конгрессына иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Казанга аяк баская канатлар үскән кебек булды”.
Очрашу барышында “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым кунакларның матур итеп милли киемнәрдә килүләренә, халык җырларын үзенчәлекле, берничә тавыштан башкару алымнарына сокланып “Сандугач”лар иҗатына югары бәя бирде. Ә аннан соң “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырып китте.
Иртәгә милләттәшләребез Арча районына сәфәр чыга. Аларны Тукай-Кырлай авылында бөек шагыйребез Г.Тукай музеена сәяхәт көтә. “Сандугач”лар исә концерт программасы белән район халкын таныштырачак.
Марсель Мәсәгутов фотолары







