10 апрельдә Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140-ел тулу уңаеннан Барда муниципаль округының Бөреҗле, Үдик һәм Барда җирлекләрендә IV край “Тукайны укыйбыз” шигырь бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Барлыгы 101 катнашучы булды, шулардан 16 бала – балалар бакчаларыннан, 77 мәктәп укучылары һәм 8 катнашучы 18 яшьтән өлкәнрәкләр.
“Тукайны укыйбыз” шигырь бәйгесе балаларны һәм олыларны татар шигърияте дөньясына, Габдулла Тукай иҗаты аша милли мәдәниятнең кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бу бәйгедә катнашкан һәр шигырь укучы сәләтен ача, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыта, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнә.
Бу көнне сәхнәдән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре ике телдә яңгырады: татарча һәм русча. Өченче номинация “Тукай шәкертләре” дип аталды, анда үзләре язган шигырьләр яңгырады.
“Тукайны укыйбыз” шигырь бәйгесе элек онлайн үткәрелсә, быелгы ел ул очный форматта узды. Бер очрашу – бер гомер, диләр. Җанлы сөйләшү, аралашу сәләтеңне ачарга, тәҗрибә тупларга, яңа дуслар табарга ярдәм итә.
Жюри әгъзалары нәтиҗәләр чыгарды. Җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Аларга дипломнар һәм сертификатлар бирелде. Беренче урын яулаган шигырь сөючеләребез 25 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясендә бәйгенең край этабында катнашачак.
Барлык катнашучыларыбызга иҗади уңышлар, илһам чыганагы, киләчәктә дә яңа үрләр яулауларын телибез.
Җирлекләрдә “Тукайны укыйбыз” край бәйгесенең муниципаль этабын оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мусина Лилия Илсур кызына, Адутова Римма Ильяс кызына һәм Уртабаева Рәхинә Кашиф кызына зур рәхмәт белдерәбез, эшләрендә иҗади уңышлар телибез.







