ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, татар малае – 2026” бәйгесенең өченче туры узды
“Татар кызчыгы, татар малае – 2026” бәйгесенең өченче туры узды

“Татар кызчыгы, татар малае – 2026” бәйгесенең өченче туры узды

13-14 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә  “Татар кызчыгы, татар малае – 2026” бәйгесенең өченче туры узды. Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган бәйге тугызынчы тапкыр оештырыла. Ул яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Башта Казан шәһәре буенча балалар бакчалары сабыйлары арасыннан 29ы сайлап алынып, шулар арасыннан финал этабына 16 бала ­­­ — 8 кыз һәм 8 малай үтте. Катнашучылар берничә юнәлештә көч сынашты.  Алар  үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәтте.

13 апрель көнне кызчыклар “Бәрәңге тәкәсе” ясап карадылар. Үзләре бәрәңге, суганнарын турап, камырларын җәеп, аны бөреп пешерделәр. Шулай ук конкурсант кызлар футболкаларда үз исемнәренең беренче хәрефләрен чиктеләр. Кызларның, яшь булуларына карамастан, куллары кул эшенә ятып торганнары да шактый иде.

Бүген, 14 апрель көнне, малайлар Казан зоопаркында агач утыртып һәм  төймә тагып карадылар. Биредә алар өчен экскурсия дә оештырылды.Башкаладагы балалар бакчаларында тәрбияләнүче 8 малай һәм 8 кыз дәрәҗәле исем өчен көч сынашты.

Бәйгенең гала-концерты 20 апрельдә  Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак.  Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе  Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге жюри  әгъзалары һәр катнашучыга үзенең гадел бәяләмәсен бирәчәк.

Бу көнне балалар үзләре һәм гаиләләре белән таныштыралар. Кызлар бала төреп карый, бишек җырын җырлаячаклар. Ә егетләр идәннән гәүдәне күтәрү (отжимание) кебек күнекмә ясаячаклар һәм кәгазьдән самолет эшләп, аны очыртып караячак. Барлык этаплар буенча балларны кушып, җиңүчеләр билгеләнә. 16 балага да велосипед бүләк ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*