ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Яңа Татар бистәсе зиратына бардылар
Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Яңа Татар бистәсе зиратына бардылар

Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Яңа Татар бистәсе зиратына бардылар

Бүген Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Казандагы  Яңа Татар бистәсе зиратына бардылар. 15 апрель – Бөек татар шагыйренең вафат булган көне. Габдулла Тукайның вафат булган көне уңаеннан, аның каберенә чәчәкләр салу мәрасиме узды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары да бар иде. Анда Ильяс хәзрәт Җиһаншин бөек әдип рухына багышлап дога кылды.

 

Белешмә: Казанда  15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел»  җыены үтә. Татарстан Республикасында, шулай ук чит  илләрдә, Россия төбәкләрендә  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.

Быел җыенга 800дән артык катнашучы  җыелды. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  белән берлектә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*