Дөньякүләм “Туган тел” җыены делегатларының бер өлеше Тукай скверындагы Тукай һәйкәле янында җыелды. Алар шагыйрьгә чәчәкләр китерделәр.
Делегатларны Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ сәламләде. Ул “Тукай Казаны” дип исемләнгән шигырен укыды.
Бөтендөнья Татар конгрессының “Аксакаллар Шурасы” рәисе Рәүф Хәсәнов та чыгыш ясады. “Туган телне үзебез сакларга тиешбез, тел гаиләбездә, мәктәбебездә саклана. Укытучыларга хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Аксакаллар шурасында әгъзалар арасында да укытучылар күп. Алар белән күрешәбез, телне үстерү, тарату мәсәләрне күтәрәбез. Татар кайда гына яшәмәсен, һәр авылында мәчете, мәдрәсәсе бар. Татарлыгыбыз бн горурланып балаларга горурлык хисен биреп үстерергә тырышабыз”, – диде ул үз чыгышында.
Делегатлар исеменнән Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы Миңнегөл Субаева чыгыш ясады. Ул Тукай турында үзе язган шигырен укыды.