ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды
Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды

Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды

Бүген Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Казан шәһәрендәге Беренче май мәйданында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып, шагыйрьне хөрмәтләп искә алдылар.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашып, делегатларны сәламләде.

–Бөтендөнья татар конгрессы еллык эш планында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар саны йөзгә якын – әле бу чит илләр һәм  Россия төбәкләре турында сүз алып барганда гына. Татарстанның үзендә дә һәр шәһәр һәм авылда без шулай ук Тукаебызны зур хөрмәт белән искә алабыз, истәлек чаралары уздырабыз. Бөтендөнья татар конгрессы еллык эш планында шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар саны да 80нән артык. Бүген исә мөхтәрәм затыбызга чәчәкләр кую тантанасында катнашабыз, – диде Ирек Илдус улы үз чыгышында.

Аннан соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Оренбург өлкәсе Мостафа авылы мәктәбе директоры Әлфия Әюпова  Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*