ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыенының ачылышы булды
Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыенының ачылышы булды

Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыенының ачылышы булды

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Бөтендөнья «Туган тел» җыенының рәсми ачылышы узды.

Җыенны ачу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов шигырь сөйләп башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән делегатларны сәламләде.

Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да катнашып, чыгыш ясады. Чыгышларда укытучыларга карата рәхмәт сүзләре яңгырады. Бу көнне мөгаллимнәр мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медальләре, Рәхмәт хатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары» өчен күкрәк билгеләре, «Мактаулы остаз» билгеләре,  «Телләрне, мәдәният, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Җыелышта Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары катнашты.

Ачылыштан соң Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан фәнни-методик семинар да башланды.

15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел»  җыен турында хәбәрләр белән безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*