Төркмәнстандагы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы тулы вәкаләтле илчесе Иван Волынкин белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан һәм Төркмәнстан арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында сөйләшү алып барылды.
Шулай ук быел октябрь аенда Төркмәнстанда узачак “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең финалы турында тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.
Очрашу нәтиҗәсендә алга таба да хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде.
