Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыены кысаларында делегатлар «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Аларга диктантны филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин укыды.
Иртәгә, җыенның икенче көнендә, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узачак. Шулай ук программа буенча дискуссион – методик мәйданчыклар эше планлаштырыла. Кич делегатларны мәдәни программа көтә.
Белешмә: Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены үтә. Татарстан Республикасында, шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.
Җыенда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары катнаша.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.





