Бүген Бөтендөнья “Туган тел” җыены кысаларында “Корстон” сәүдә- күңел ачу үзәгендә “Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар” күргәзмәсе үтә.Делегатлар әлеге күргәзмә белән танышты.
Биредә 18ләп учреждение үзенең күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмәдә китаплар, татар телендәге уку әсбаплары, милли киемнәр, татар теленә багышланган проектлар урын алган иде. Алар арасында Казанның “Адымнар” мәктәбе, 2нче татар гимназиясе, Самараның “Яктылык” мәктәбе, Чувашстаннан Тукай районы мәктәбе һ.б. бар. Шулай ук “Шаян ТВ”, каналы “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе, “Татмедиа” агентлыгы, “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзләренең медиапроектлары белән таныштырдылар.
Белешмә: Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены узды. Татарстан Республикасында, шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.
Быел җыенга 800дән артык катнашучы килде. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар иде.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды.




