ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья “Туган тел” җыенының пленар утырышын ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлады
Бөтендөнья “Туган тел” җыенының пленар утырышын ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлады

Бөтендөнья “Туган тел” җыенының пленар утырышын ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлады

Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья “Туган тел” җыенының пленар утырышы бара. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җыен делегатлары катнаша.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Ул җыенда катнашучыларны сәламләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләде. “Иң мөһиме – дуслыгыбыз, бердәмлегебез бар. Мондый җыелулар бик кирәк”, – дип билгеләп үтте ул. 

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья “Туган тел” җыенында катнашучы укытучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. “Бүген туган телләрне укыту аеруча әһәмияткә ия. Милләтне саклауда сезнең өлешегез бәяләп бетергесез”, – диелгән иде әлеге хатта.

Утырышка кадәр Фәрит Хәйрулла улы “Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар” күргәзмәсен карап чыкты, татар телен үстерүгә юнәлтелгән проектларны югары бәяләде, күргәзмәдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Аннан соң сүз Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллинга, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка бирелде. Алга таба җыенда катнашучылар да чыгыш ясар дип ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*