Төмәндә яшәүче татарлар үз белемнәрен сынап, туган телгә булган мәхәббәтләрен исбатладылар. 2026 елның 18 апрелендә Төмән дәүләт университетында халыкара белем бирү акциясе зур тантана белән үтте. Бу чара — әдәби татар теленең матурлыгын тою һәм туган телебезгә карата хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Илкүләм «Тоталь диктант» акциясе кысаларында Төмәндә беренче тапкыр «Тот.Язык» юнәлешендә татар һәм себер татар телләрендә дә язарга мөмкинлек тудырылды. Бу акциянең яңа юнәлеше, ул туган телләрдә диктант үткәрүне күздә тота.
Туган телдә махсус диктант оештыруда «Төмән өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе», Төмән шәһәренең «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге һәм татар теле укытыла торган 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.
Татарча диктантны Төмән шәһәрендә 2016 елдан башлап язалар. Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хәмзи кызы Хөрмәтуллина беренче тапкыр язган диктантның текстын укуын искә алды. Ә бүген исә академик, профессор, ТюмГУның Тюркология үзәге директоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина укыды.
Катнашучыларның географиясе сокландыргыч! Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү, Ялутор районнарыннан һәм хәтта Ханты-Мансий шәһәреннән дә килгәннәр иде! Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтгали улы Алтынгузин да бу чарада катнашты.
Диктант ТюмГУның Мәгълүмат-китапханә үзәгенең Гобернатор залында үтте.
Кемнәр катнашты?
Яшькә, белемгә яки һөнәргә карап торучы булмады — теләге булган һәркем парта артына утырды. Катнашучылар арасында югары сыйныф укучылары да, студентлар да, хөрмәтле өлкәннәребез дә бар иде.
Көтелмәгән бүләкле дә булдык. Диктант язучыларның һәрберсенә «Яңарыш» газетасына ярты елга бушлай язылу бүләк ителде!
Профессор Хәнисә Чәүдәт кызы “Яңарыш”ка яздырырга 10 меңлек сертификатны газета хезмәткәре Гөлнур Вәлишинага тапшырды.
Үз телебезне хөрмәт итеп, бергәләп татарча диктант яздык! Туган телебез яшәсен!
Раушания Шәрифьян кызы
ТР журналистлар Берлеге әгъзасы.