ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залында Региональ төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре: “Тарих һәм бүгенге заман” дигән фәнни-методик семинары узды
ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залында Региональ төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре: “Тарих һәм бүгенге заман” дигән фәнни-методик семинары узды

ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залында Региональ төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре: “Тарих һәм бүгенге заман” дигән фәнни-методик семинары узды

19 апрель көнне, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе конференцияләр залында Региональ төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре: “Тарих һәм бүгенге заман” дигән фәнни-методик семинары узды.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Фәнис улы Шакиров алып барды. Ул, семинарда катнашучыларны сәламләгәннән соң сүзне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Айнур Әхмәт улы Тимерхановка тапшырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы  Фәннәр Академиясы Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Мингәли улы Гибатдинов та чыгыш ясады.
Семинар – Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе урынбасары, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, Саратов өлкәсе НКАТ җитәкчесе, РАН Көнчыгышны өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре, Рус география җәмгыяте әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Камил Алим улы Әбләзов тәкъдиме белән оештырылды. «Татарлар тарихы картасы» (Алтын Урда чорына һәм милли тарихның башка этапларына караган тарихи-мәдәни мирас объектлары картасын тәкъдим итү) темасы белән ул үз чыгышын дәвам итте.
Татар төбәкчеләре структуралары эшчәнлегенең кайбер нәтиҗәләре, төп юнәлешләре һәм үсеш перспективалары белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Милли шура әгъзасы, профессор Альберт Әхмәтҗан улы Борханов таныштырды.
Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев та чыгыш ясады.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, Идел буе, Урал, Себер һәм Үзәк Россия төбәкләреннән 100дән артык төбәкче-тикшеренүче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе катнашты, алар арасында: Башкортстан Республикасы, Пенза өлкәсе, Кемерово өлкәсе, ХМАО-Югра вәкилләре бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*