19 апрельдә Свердловск өлкәсенең Михайловск шәһәрендә балалар арасында «Халкым мирасы» татар халык иҗаты конкурсы үткәрелде. Анда 60тан артык яшь талант үзләренең осталыкларын күрсәтте. Катнашучылар «Вокал», «Хореография», «Инструменталь иҗат» һәм «Театраль иҗат» номинацияләрендә көч сынашты. Махсус игътибарны «Иҗади гаилә» номинациясе җәлеп итте. Анда иҗади татар гаиләләренең чын үрнәге күрсштелде.
Чараны Михайловск муниципаль берәмлеге администрациясе, Михайловск шәһәренең мәдәният һәм ял үзәге һәм «Мирас» белем бирү үзәге оештырды.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Свердловск өлкәсенең «Урал татарлары» оешмасы, шулай ук Түбән Сергинск муниципаль районы Думасы депутаты Илүзә Аптрахманова призерларга кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле сертификатлар тапшырды. Шулай ук Пермь краеннан эшмәкәр Илсаф Гыймадетдинов та катнашучыларга акчалата бүләкләр бирде.


