ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Библиотөн-2026” Бөтенроссия акциясе үтте
Сургутта “Библиотөн-2026” Бөтенроссия акциясе үтте

Сургутта “Библиотөн-2026” Бөтенроссия акциясе үтте

2026 елда ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе Рәсәй «Халыклар бердәмлеге – Рәсәй көче!” темасы астында 15 нче тапкыр уза. Шимбә көнне Сургут шәһәренең үзәк китапханәсендә халыкара бердәмлекне ныгыту ниятеннән бик зур чара оештырылган иде. Халкыбыз мәдәният-сәнгате белән “Ханты-Манси Югра Төбәк Татар Яшьләр берлеге” активлары таныштырды. Кыска гына вакыт аралыгында гаять тирән эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр алар.

Гармунда татар көйләре яңгырады, ә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре барысына да татар әдәбиятының байлыгын һәм тирәнлеген искә төшерде.

“Библиотөн” гади чарага гына түгел, ә бердәмлек һәм мәдәни алмашуның чын бәйрәменә әверелде, анда һәркем халыклар арасында дуслык һәм хөрмәт рухын тоя алды.

Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*