21-24 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге белән берлектә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум үткәрә.
Оештыру комитетына Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән (Әстерхан, Волгоград, Киров, Курган, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Пенза, Ростов, Самара, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән; Пермь, Красноярск крайларыннан; Марий Эл, Удмуртия, ХМАО-Югра, Чувашия Республикаларыннан, Луганск Халык Республикасыннан) 40 гариза килгән.
Бүген, 21 апрель көнне, Габдулла Тукай әдәби музеенда режиссерлар һәм «Сабантуй» бәйрәмен оештыручылар өчен махсус семинар-практикум ачылды. Рәсми ачылышта катнашучыларны һәм килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге дөньяда Сабантуй – татар халкы рухын йөртүче тере традиция, прогресс казанышларына һәм яңа агымнарга игътибар итәргә кирәк, әмма да шул ук вакытта бәйрәмнең тарихы һәм милләтен дә онытмаска кирәк. Данис Фәнисович шулай ук РФ төбәкләрендә милли Сабантуй бәйрәмен уздыруга өлеш кертүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде.
Курсларда катнашучылар алдында республикабызның югары уку йортларының әйдәп баручы галимнәре, Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, тарихчылар, «Көрәш» федерациясе вәкиле һ.б. чыгышлары планлаштырылган. Семинарда бәйрәмнең режиссурасы, төп мәйданчыкларны оештыру, осталар бәйрәме, бәйрәмнең йола комплексының бизәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр каралган.
Татар халкының милли бәйрәмен оештыру, уздыру буенча лекцияләрдән тыш, чарада катнашучылар Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районына барачаклар. Биредә алар районда Сабан туен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.
Чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә узачак. Курс тәмамлангач, катнашучыларга дәүләт үрнәгендәге сертификатлар биреләчәк.






